Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яшәүчеләрдән “Әйтергә телим” һәм “Сорарга телим” рубрикаларына хатлар килә

Әйтергә телим


(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары"). Районда яшәүчеләрдән “Әйтергә телим” һәм “Сорарга телим” рубрикаларына хатлар килә. 

Тәтештә барлык җирдә яшеллек, клумбалар матур. Менә мин дә үземнең өй алды бакчасын чәчәкләр белән бизәргә булдым. Лаләләр утырттым, матур булып чәчәк аттылар, барысы да сокланып үттеләр. Ләкин бер иртәдә аларны кемнеңдер кисеп китүен ачыкладым. Борчылдым.
Тәтешле Г.

Безгә күптән түгел генә кунаклар кайтты, алардан без шәһәребез, парк, музей, чисталык турында мактау һәм соклану сүзләрен күп ишеттек. Әмма бер нәрсә кыенлык тудыра: автовокзалда җәмәгать бәдрәфе юк.
Авыл кешесе Б.

Безнең районда машиналар өчен газ заправкасы бик кирәк. Халык җыеннарында әлеге сорау­ны күтәргәннәр иде.
Сергей

         Эштән өйгә кайткач һәр кешенең ял итәсе киләдер мөгаен, күпләрнең гаи­ләләрендә кечкенә бала­лары бар, аларның аерым йо­кы тәртибе. Әмма яшь­ләрнең машиналарында көчле музыка кабызып урам буйлап йөрүләре тынлыкны боза. Намуслырак булыгыз! 
Тәтешле Е.

Шәһәрлеләр яшелчә бакчасына суны алдан ук тутырып куегыз, чөнки суны кич белән сипкәнлектән, аның басымы бик нык ки­ми, йорт­ларның өстәге катларына килеп җитә алмый. 
Николай

Сабыем шә­һәрдәге балалар бакчасына йөри, анда медицина бүлмәсе бар. Ләкин нишләптер план­лы ­прививкаларны без район хаста­ханә­се­нә барып ясатабыз, ан­да бит инде прививкага сәламәт балаларны да, авырый торганнарын да алып  киләләр. Өстәвенә әле миңа эштән сорап китәргә туры килә. Безне ишетсеннәр һәм сабыйларга прививканы элекке кебек, балалар бакчасында ясый башласыннар иде. Табиблар һәм шәфкать туташлары моның өчен балалар бакчасына үзләре дә килә ­алалар ич.   
Гөлсинә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X