Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашыбыз әдәби марафонда катнашты

Районыбыз укытучылары төрле бәйгеләрдә үз­ләренең киң белемле булуларын һәрдаим раслап торалар.

(Тәтеш, 19 март, "Тәтеш таңнары", Сиринә Сәйфетдинова, фото Галиуллинаның шәхси альбомыннан). Тәтештәге 2нче урта мәктәп мөгаллимәсе Миләүшә Галиуллина татарча китап укучыларның VI Россиякүләм #әдәбимарафонда актив катнашканы өчен Диплом белән бүләкләнде. Әлеге хәбәрне ишеткәч, без 2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән элемтәгә кердек. 

“Россия күләмендә үткән әлеге марафон хакындагы мәгълүматны мин очраклы гына социаль челтәрдән күрдем һәм ул миндә кызыксыну уятты. Шуннан соң китапханәдән дә, өйдәге матур әдәбият китапларын да җыеп, андагы хикәяләрне тулысынча укып бардым да кызыклы урыннарын тиешле шартларга туры китереп, Интернетка куя бардым. Шуннан соң 340 кешене Лаешка финалга чакырдылар, алар арасында Тәтештән мин дә катнаштым. Биредә безне яшь каләм тибрәтүчеләр дә, танылган язучылар да тәбрикләделәр, җылы эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Әлеге марафонда җиңүгә ирешүемә сөендем. Бу бик күңелле, җылы очрашу булды. Мондый чаралар безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле, чөнки төп эшебездә ул зур этәргеч булып тора”, – диде Миләүшә Рөстәм кызы, шатлыгы белән ­уртаклашып.

Аңа киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев