Районның хезмәт базарындагы хәлләргә кагылышлы кыскача хәбәр
Тәтеш районы халык мәшгульлеге үзәге мәгълүматы буенча
(Тәтеш, 11 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Тәтеш районының икътисади актив кешеләр исәбе 2019 елның 1 декабренә 10900 кешене тәшкил итә.
Агымдагы елның 11 ае эчендә Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәгенә төрле сораулар буенча 526 кеше мөрәҗәгать иткән; 39 кеше – эш эзләүче сыйфатында исәптә тора; 181 кеше эшкә урнаштырылган.
Агымдагы вакытка эшче көчләргә ихтыяҗлык: 71 вакансия һәм 91 эш урыны бар. Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр булып торалар: бухгалтерлар, табиблар, тракторчылар, шоферлар, тегүчеләр, төргәкләүчеләр. Булган барлык вакансияләр “Россиядә эш” гомумроссия вакансияләр базасында, мөмкин булган хезмәткә урнашу буенча мәгълүматлар trudvsem.ru, tet.tatartrud.ru сайтларында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев