Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре техника ремонтлауны төгәлләп киләләр

Тулаем район буенча тракторларның 72 проценты төзәтелгән. Чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтлау нигездә тәмамланган, барлык тешле һәм дисклы тырмаларның яртысыннан артыгы эшкә әзер. "Авангард" ҖЧҖ, "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Тетюшское" АХПда язгы кыр эшләренә техника һәм җайланмалар төзәтеп куелган. "Волга" ҖЧҖ, "Родина" ҖЧҖда ремонт эшләре дәвам...

Республика предприятиеләрендә чит ил тракторлары һәм чәчү комплекслары өчен запас частьләр әзерләүгә хуҗалыклардан гаризалар ТР Авыл хуҗалыгы минис­трлыгына юлланган. Уҗымнарны тикшерү аларның 90 проценттан артыгының исән булуын һәм матур гына кышлавын күрсәтә. Сабан һәм өлешчә көзге культураларны чәчү өчен 8100 тонна орлык таләп ителә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 9400 тонна салынган, шуларның 8941 тоннасы - югары репродукцияле. "Хөсәенов" КФХ, "Агросоюз" ҖЧҖ, "Родина" ҖЧҖда сорт алмашу мәсьәләләре хәл ителмәгән, "Тетюшское" АХП һәм "Урожай" ҖЧҖда ул җитәрлек түгел.

Минераль ашламалардан башка югары уңыш алып булмый. Бу хакта "Колос" ҖЧҖ (тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 1 гектар чәчүлеккә 116 килограмм әзерләнгән), "Красная Поляна" агрофирмасы" ҖЧҖ (73), "Авангард" ҖЧҖ (59,9), "Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ (15), "Маяк" ҖЧҖ (10) кайгырта.

Кыр эшләренә әзерләнергә вакыт бар әле. Һәм, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйткәнчә, безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре куелган бурычларны үти алачаклар. Чөнки авыл эшчәннәре өчен икмәк үстерүдән дә мөһимрәк эш юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X