Районыбызда яңа елда беренче булып кыз бала туды
Авырлыгы 3 кило 334 грамм һәм буе 51 сантиметр булып туган сабый Лия Тәтеш үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында кич азагында, Раштуа алдыннан якты дөньяга аваз салган.
(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Наталья һәм Алексей Кудряшовларның бу икенче сабые: беренче кызлары Марина исемле. Бала тудыру йортыннан чыккан тантаналы көндә Кудряшовларны Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова котлады. Алар сабыйның сәламәт булып үсүен һәм җитешлек теләделәр. “Балалар – алар зур бәхет”, – диде Рәмис Хатыйп улы.
Ир белән хатын сабыйның кыз булып туасын алдан ук белеп торган, шуңа күрә исемне дә вакытыннан элек сайлап куйганнар. “Хатыным кызыбызга Лия дип кушыйк, дигән теләген белдерде. Матур исем, мин килештем”, – дип уртаклашты Алексей Кудряшов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев