Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәрбер көнгә шатланып, кешеләр белән тату, намусы кушканча яши

Авыл китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова хөрмәтле әбекәй – Саҗидә Абдрахманова янында кунакта булган.

(Тәтеш, 8 март, «Тәтеш таңнары»). Саҗидә әби 1928 елның 27 мартында Түбән Тархан авылында Галиевлар гаиләсендә туган. 

– Балачак күңелле узды. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Бу көнне без өлкәннәр белән беррәттән кырда эшләдек – әнигә булыштык. Кайгылы хәбәрне шунда ишеттек тә инде, – дип искә төшерә Саҗидә Шәриф кызы. – Фронтка киткәндә әтигә 44 яшь иде. Гаилә зур, ә  тамакны туйдырырга кирәк. Алты бала идек, һәркайсының үз эше: кемдер кырда эшләде, кемдер – өйдә, ә кемдер кечкенә туганнарны карады. Чиктән тыш кыенлык­ларга ничек итеп үзебездә көч таба алганбыздыр... Барысы да авыр булды. Әти сугыштан кайткач барыбыз да бик шатландык. Ул ике тапкыр яраланган иде. Аның кайтуы белән тормышлар акрынлап җайга салына башлады. Әтинең гаиләгә исән килеш кайтуы нинди зур бәхет икәнлеген сүзләр белән генә әйтеп биреп булмый. Әтиләре, уллары һәлак булган яки хәбәрсез югалган дигән икешәр хәбәр килгән гаиләләр дә булды. Саҗидә колхозда эш­ләгән. 1949 елда авылдагы фронтовик егеткә кияүгә чыккан. 

– Ирем Нурислам Шәрәф­ислам улы сугышта катнашкан, яраланган, – дип сөйли Саҗидә Шәриф кызы. – Бер-бер артлы якты дөньяга биш сабыебыз: өч малай һәм ике кыз аваз салды. Тыл ветераны, илле яшьтән пенсиягә чыктым. Тик ни аяныч, ирем иртә вафат булды. Хәтта 2000 елга кадәр дә яши алмады. Олы кызым Зөһрә дә вафат булды. Бу ачы хәсрәтне бик авыр кичердем. Ә үзем озын гомерле булып чыктым – миңа 93нче яшь китте. Үз гомеремдә күпне күрдем, шулай да зарланмыйм, безнең балалар, оныклар, киләчәк буын яхшы яшәсен, ачлык-ялангачлыкны, сугыш авырлыкларын күр­мәсеннәр иде. 

– Саҗидә Шәриф кызы олы яшьтә булуына карамастан рухи яктан көчле, – ди Гүзәл Наил кызы. – Аның хезмәт сөючәнлеге сок­ландыра һәм илһамландыра. Кул эшләре белән шөгыльләнә, келәмнәр бәйли. Намаз укый. Районда, дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына, “Тәтеш таң­нары” гәҗитен яратып укый һәм телевизордан тапшырулар карый. 

Ул үзенең өлешенә тигән бик күп кыенлыкларга карамастан, яшәү теләген югалт­мый һәм һәр көнгә сөенеп яши.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X