Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакция тормышыннан бер көн

Вшихадагы элеккеге баскыч­ның ничә икәнлеген беләбез, яңасының да ничә булуын беләбез, редакциябез урнашкан сәүдәгәр Колсановның борынгы йортындагы икенче катка алып менүче баскычның ничә икәнлеген кем дә булса санаганы булдымы икән. Без үзебезнең хезмәтне яратабыз. Эшебез кызыклы, иҗади һәм, әлбәттә, көтелмәгән вакыйгалар белән үрелеп бара.

(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары”).

Безнең бина теләсә нинди һава торышында да мәһабәт һәм мәгърур булып күренә. Редакция ишеге ачык. Коридорда җиләс, иртәдән үк барлык бүлмәләрне җилләтү гадәти күренеш.   
  
Безнең җитәкче
Елена Викторовна район ха­кимиятеннән киңәшмәдән кайтты. Бүлмәбез яныннан беркайчан да узып китми, көндәлеккә билгеләнгән планга төзәтмәләр кертү өчен яныбызга керә. Елена Калашникова белән без озак еллар янь-янәшә хезмәт куйдык, ул мөхәррир бүлмәсенә  күптән түгел генә “кү­ченде”. Миңа калса, ул эш һәм газета белән яши. Аның вазифасы бик күп төрле. Ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә, көндәлек эш сәгатеннән тыш эшләү аның өчен – гадәти күренеш. Елена Викторовна башка эшчәнлек өлкәсендә хезмәт куйгач, бүгенге көндә нәкъ тә үзенең әдәби сәләтен мөмкин кадәр күбрәк күрсәтә алу хезмәте белән шөгыльләнә. Журналистика һәм рус теле өлкәсендә аның белеме югары дәрәҗәдә. Аның белән горурланабыз. Елена Калашникова – Россиянең язучылар Берлеге һәм ТРның журналистлар Берлеге әгъзасы (шунысын да өстим, безнең коллективтан 4 кеше, ягъни өчтән бер өлеше – ТР журналистлар Берлегендә!). Ул шигырьләр һәм прозалар кергән ике җыентык авторы. Ул “Диас” Халыкара әдәби премиясе лауреатын алгач, без ничек сөенгән идек. Үзенең эшләү сәләте, кол­лективның эшчәнлеген оештыра белүе белән безне гаҗәпкә калдыра. Елена Викторовна басма һәм электрон матбугатыбызны профессиональләрчә күзаллый, шуңа да газетаның абруе фәкать арта гына бара. Коллективны илһамландыра һәм тырышып эшләүгә көч өсти белә.  
 
Безнең коллектив
Әле сәгать сигез тулмаган, шулай да Галина Валерьевна инде компьютерда эшләп утыра, төймәләрдә басканда бармакларына күз иярми. Галина Таҗетдинованың хезмәт тәҗрибәсе зур.  Ул оста белгеч, газета өчен бәяләп бетергесез кадр. Позитив, җаваплы кеше. Теләсә нинди темага мә­каләне бик тиз яза ала. Безнең барлык хезмәткәрләрнеке кебек, кырга чыгарга яки төзелешкә барырга булсынмы, шкафта аның да киемнәре барлап куелган. Шуңа да без вакыйга урынына барырга теләсә нинди минутта да әзер.  

Реклама белгече бүлмәсенең ишеге ачылганлыгы ишетелә. Әми­нә Вазыйх кызы төгәл. Әминә Аб­дуллина реклама би­рүчеләрнең барысын да якын кунаклардай каршылый. Ул алыштыргысыз һәм итәгатьле.  

Сәгать иртәнге 9да барыбыз да бердәм рәвештә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексына ГТО нормаларын тапшырырга барырга җыенабыз. Безнең версткалаучы операторлар Энҗе Газизова белән Гүзәл Сумочкина барлык күнегүләрне барыбыздан да яхшы башкарып чыктылар. Алар авторлык идеяләрен, матурлыкны турыдан-туры тормышка ашыручылар. Безнең язмаларны газетага урнаштыралар һәм “Тәтеш таңнары” белән “Авангард”ның  “йөзен” булдыралар, укучылар газетаны беренче чиратта шуның буенча бәялиләр. Энҗе Рәшит кызы дубляж газетасында корректор да булып эшли. 

“Тәтеш таңнары” газета­сы мөхәр­рире-тәр­җемәче Сания Сәми­гуллина иҗади кеше, актив – иҗтимагый эшләрдә дә катнашырга өлгерә – ул районның “Ак калфак” бүлеге вә­киле, ши­гырьләр яза, матур җырлау сә­ләтенә ия. Югары професси­ональ тәрҗемәче. Эше өчен чын күңелдән янып-көя.

Белеме һәм вазифасы буенча бухгалтер Елена Андреева редакциягә килгәчтен үк кулына бик күп документлар тотып җитәкче янына ашыга. Имза куйдырыргадыр, күрәсең. Коллективта ул аерым бер ихтирам яулады. Елена Юрьевна барлык финанс мәсьәләләрен оста итеп җайга сала.          

Корректор Ирина Радуши­наның өстәлендә газетаның ки­ләсе саны. Ул текстта авторлар тарафыннан кайчакларда төзәтелми яки күрелми калган хаталарны эзләү белән мәшгуль. Ирина Ивановна түземлеккә, уй-­фикерләрне туплау сәләтенә ия. Рус теле кагыйдәләрен белә, игътибарлы һәм пөхтә. Аның “Барысын да укыдым” дигән сүзләреннән соң, без газетаны бастыруга җибәрәбез.

Веб-мөхәррир Алсу Җиһан­шина электрон басмага язмалар куя. Сайтның киң танылу алуы – Алсу Равил кызының хезмәт күрсәткечләренең берсе. Укып баручыларның тәүлеклек уртача исәбе – 800дән 1000гә кадәр кеше. Алсу Равил кызы да, журналистлар кебек, эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә һәрчак эшли.   

Газетаны көтәбез
Бүген бүлмәбездәге телефон тынып тормый: якташлар шалтыраталар, яңалыкларны хәбәр итәләр, бәйрәм чарасыннан алган кичерешләре белән уртаклашалар.  
Газетаның җомга санын түзем­сезләнеп көтеп алабыз. Менә бусагада шоферыбыз Владимир Майоров күренә. Ул “альтернативканы” оешмаларга таратып чыккан инде, типография буявының исе аңкып торган газетаны безгә дә алып кайта. Барысы да әйбәт булдымы икән дип ашыгабыз, үзебезнең хезмәт җимешен күреп, кечкенә балалардай шатланабыз. Газета ул – сыйфатлы уку, андагы сүзләрнең көчлелеге элеккечә үк әһәмиятле. Газета укыган кешегә дә һәрчак кирәкле булачак. Моңа бик тә ышанасы килә...
    
Мөхәррирдән:
– Хәзер Мәдинә Ибәтуллина, югарыдагы язманың авторы, турында язу урынлы булыр. Баш мөхәррир урынбасары – җаваплы вазифа, газетаның һәр чыгарылышын кү­зәтеп тә барырга, верстканы һәм материалларның эч­тә­леген яхшырту буенча тәкъ­димнәр дә кертергә кирәк. Моның белән беррәттән ул тәҗрибәле журналист та. Аңа рәсми язмалар да, иҗади әсәрләр дә җиңел бирелә. Ул яңа хезмәткәрләрнең остазы булып тора, аларны мәкаләләрне оста итеп язарга өйрәтә. Хуҗалык итү эшчәнлеген дә белә.    
Журналистикага ул 11 ел элек килде, югыйсә, әле мәктәптә укыганда ук безнең газетага хат язган булган һәм шул чакта ук инде редакциядә эшләргә хыялланган. Шулай да язмышның һәркайсыбызга үз планнары. 
Нәкъ тә язмыш безне борынгы сәүдәгәр йортына бергә җыйды да инде... 

Хөрмәтле “Авангард” газетасы  редакциясе ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасының Матбугат көне белән котлыйбыз! 
Газета укучылар шәһәребездә һәм районыбызда барган вакыйгалар, производство алдынгылары, объектлар төзү, гади кешеләрнең язмышлары турында сезнең ярдәм белән берничә дистә еллар дәвамында белеп тордылар. Сез тарихны яздыгыз. Бүгенге көндә без үткәндәге сезнең традицияләрне сак­лап калырга тырышабыз, һәм сезнең башлангычларыгызның дәвамчылары булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз!
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, җитешлек, озын һәм бәхетле гомер кичерүегезне телибез!
“Авангард” газетасы редакциясе коллективы 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев