Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика белән бер сулышта

Тәтештә Татарстан Рес­публикасы көнен, ­Шәһәр көнен билгеләп үттеләр: предприятиеләр, оешмалар, бала арбасы тарткан ата-­аналарның тантаналы йөреше һәм салют булды.

 (Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотолары) ). Районыбызның меңләгән яшәүчеләре һәм кунаклары ел саен уза торган бәйрәм даталарына багышланган киң күләмле чараларны карап хозурлана. Бу юлы халыкның күмәк күңел ачуы алдыннан мөһим вакыйга булды: район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында Бакырчы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Республика көне, Шәһәр көне уңаеннан оештырылган тантана әлеге бәйрәмнәр тарихында беренче тапкыр предприятиеләр һәм оешмаларның урам буйлап йөрешеннән башланды. 
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләрен кулларына күтәргән икмәк сурәте буенча җиңел генә таныр­лык иде, урман хуҗалыгы, механика заводы, юл ремонт-төзелеш участогы, челтәр компаниясе, янгын сүндерү-коткару час­те, автомәктәп, хастаханә, пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләрен һәм башка күп кенә оешмаларны – махсус киемнәре буенча. Белем бирү учреждениеләре, мәдәният хезмәткәрләре коллективларының сафы иң күп сандагылардан булды.  Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җые­лучыларга сәламләү сүзләре белән мө­рәҗәгать итте.

"Татарстан бүгенге көндә – Россиянең уңай үсештәге төбәкләренең берсе. Биредә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен лаеклы тәэмин итү, нәтиҗәле көндәшлеккә сәләтле икътисад булдыру, социаль, белем һәм мәдәният өлкәсе, спорт потенциалы юнәлешендәге программаларны гамәлдә куллану буенча бурычлар уңышлы тормышка аша. Респуб­ликаның төп байлыгы – аның яшәүчеләре. Тәтеш районы рес­публика белән бердәм сулышта яши һәм үсә”, – диде  Рәмис Хатыйп улы.

“ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин безнең районда яшәүчеләргә республиканың социаль-икътисади үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерү өчен соңгы елларда күп эшләр башкарыла: Тәтеш һәм район авылларының тышкы күренеше күз алдында үзгәрә”, – дип билгеләп үтте Әгъзам Самат улы. 

Шулай ук бала арбаларын үзенчәлекле бизәү буенча парад та узды. Анда катнашучылар бәйгегә иҗади якын килгәннәр,  шуңа күрә “театраль сәхнә”, “почта посылкасы”, “мич”, “чәчәк гөлләмәсе” һәм “янгын сүндерү машинасы”нда утырган сабыйларның йөзләре аеруча да сөенечле балкыды. Шулкадәрле сокландырулы күренеш игътибардан читтә кала алмады: бала арбасын бизәүдә катнашкан һәркем лаеклы приз алды.
Аннары тантаналы бүләкләү булды. 

Үзәк парк мәйданчыкларында балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының “Чишмәләр” халык уен кораллары оркестры башкаруында музыка яңгырады, мастер-класслар, ГТО зонасы эшләде, иң җитез балалар озынлык­ка сикерүдә ярышты, теләге булган һәркем янгын сүндерүчеләрнең махсус киемен  ки­еп карый алды. 

Бәйрәм чарасы концерт һәм һавада төрле утлар балкышындагы салют белән ­тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев