Республика халкы 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны сайлый ала
Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”). 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше gorodsreda.tatar.ru сайтында тавыш бирә ала, шулай ук Татарстан халкы «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын да сайлый ала.
Сораштыруга Татарстанның барлык 45 район һәм муниципалителарның иҗтимагый киңлекләре кертелгән. Һәр районда яки шәһәрдә һәркем бер генә тавыш калдыра ала.
Сораштыруда Татарстандагы 3087 ишегалды катнаша. Лидерларны сайлаганда, әлеге ишегаллары янындагы күп фатирлы йортларда яшәүче кешеләр саны да исәпкә алыначак.
Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев