Республикада 1,7 мең километр автомобиль юллары ремонтланган
Илкүләм проект буенча ремонт эшләренә барлыгы 67,8 миллиард сум юнәлдерелгән, аларның 40,7 миллиард сумы – федераль финанслар.
Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2017-2024 елларда 1 693 километр автомобиль юллары ремонтланган. Мәгълүм булганча, 2017-2019 елларда ул федераль өстенлекле проект рәвешендә гамәлдә ашырылды. Илкүләм проект буенча ремонт эшләренә барлыгы 67,8 миллиард сум юнәлдерелгән, аларның 40,7 миллиард сумы – федераль финанслар.
Илкүләм проект зур капиталь төзелеш объектларын сафка бастырырга ярдәм иткән, бу эшләргә 16,6 миллиард сум юнәлдерелгән.
Илкүләм проектны гамәлгә ашырганда юлларны ремонтлау өчен заманча технологияләр файдаланылган.
«»Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының төп максатчан күрсәткечләренә ирешелде. Үткән еллар эчендә без төбәктә юл инфраструктурасының хәлен шактый яхшырта алдык. Юллар ремонтланды, күперләр төзекләндерелде, заманча яктырту һәм иминлек системалары урнаштырылды. Болар барысы да халык өчен, аларның тормышы уңайлырак һәм куркынычсызрак булсын өчен эшләнде», – диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.
2025 елдан юллар төзү һәм ремонтлау эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-yardamenda-17-men-kilometr-avtomobil-yullary-remontlangan-5898038
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев