Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Быел төбәк проекты буенча 2564 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Урманнарны торгызу юнәлешендә башкарылган эшләрне исәпкә алып, беренче күрсәткеч 100 процент үтәлгән. Икенче күрсәткечкә килгәндә, быел урманнарга янгыннан зыян килү очрагы теркәлмәгән.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының шулай ук «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләренең орлык запасы» һәм «Урман үсемлекләренең үстерелгән утырту материаллары саны» кебек максатчан күрсәткечләре дә бар.

Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре урман барлыкка китерүче төп токымнарның 11 590 кг орлыгын җыйган. Шул исәптән: нарат – 548 кг, чыршы – 94 кг, карагай – 10 кг, каен – 1640 кг, юкә – 34 кг, имән – 8248 кг һәм башка токымнарның орлыклары – 1016 кг. Бу эшләр әле тәмамланмаган. Җыелган орлыклар Татарстанның Урманнарны саклау үзәгендә тикшерелә, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелә.

Үсентеләр һәм чәчкеннәргә килгәндә, җәйге-көзге чорда питомникларда чәчүлекләрне сугару, туфракны йомшарту һәм чүп үләненнән арындыру кебек сезонлы эшләр үткәрелгән. Бүген урман питомникларында утырту материалларына инвентаризация төгәлләнә. Беренчел нәтиҗәләр буенча, 2025 елда утырту өчен 30,8 млн үсенте үстерелгән.

«Киләсе елда яңартылган «Экологик иминлек» илкүләм проектына старт биреләчәк. Бу уңайдан үзгәрешләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектына да кагылачак, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. 

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев