Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада 3302 гаилә ана капиталының калган өлешен алган

Республикада андый түләүгә гариза бирә ала торган барлыгы 18 меңгә якын гаилә яши. Бу максатларга чыгымнарның гомуми күләме 50 миллион сумнан артып китәчәк.

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 3 меңнән артык гаилә ана капиталының калган өлешен алу мөмкинлегенә ия булды, дип хәбәр итә РФ Социаль фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәте. Әйтергә кирәк, элек россиялеләрнең андый мөмкинлеге юк иде.

Ана капиталының калган суммасын бер тапкыр бирелә торган түләү өчен файдалану турындагы тәкъдим быел Россия Президенты Владимир Путинның «Бу безнең гаилә үзенчәлеге» Бөтенроссия бәйгесе финалистлары булган гаиләләр белән очрашуында яңгырады. 

Республикада андый түләүгә гариза бирә ала торган барлыгы 18 меңгә якын гаилә яши. Бу максатларга чыгымнарның гомуми күләме 50 миллион сумнан артып китәчәк. Түләүне алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, күп функцияле үзәктә яки РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге клиент хезмәтендә биреп була.

Гариза ун эш көне эчендә карала һәм акчалар 5 эш көнендә гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләүнең күләме гариза бирүченең сертификатында калган, ләкин 10 мең сумнан артмаган фактик сумманы тәшкил итә. Әгәр инде тотылмаган капитал 10 мең сумнан күбрәк икән, андый сумма түләнми.

РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге ана капиталының файдаланылмый калган суммасын түләгәндә баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә карамый. Сертификат хуҗалары калган төгәл сумманы Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге клиент хезмәтендә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп белә ала.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-3302-gaila-demografiya-proekty-buenca-ana-kapitalynyn-kalgan-olesen-algan-5895403

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев