Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада балигъ булмаганнар еш кыла торган җинаятьләр аталды

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле яшүсмерләр җинаятьләрне еш кына җинаять җаваплылыгы турында белмичә кыла дип саный.

(Тәтеш, 30 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган хокук бозучылар башлыча икътисади җинаятьләр кыла.

«Нигездә бу — урлаулар, алар өлешенә җинаятьләрнең гомуми санының 40-50 проценты туры килә», — диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова.

"Минемчә, бу — үз гамәлеңне аңламау аркасында килеп чыга. Яшүсмер һәрвакытта да: «Менә, барачакмын да, урлаячакмын», — дип уйламый. Нәрсәне дә булса очраклы күреп, бәлки, кызыксыну туадыр. Шуңа күрә без үз хезмәткәрләребез алдында аңлату бурычын куябыз. Яшүсмерләр бит алар бүген ишетәләр, ә иртәгә оныталар. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләр җинаятьнең нәрсә икәнен аңлату өчен төрле лекцияләр һәм әңгәмәләр белән чыгыш ясый», — диде ул.

Осипова яшүсмерләрнең тормыш тәҗрибәсе җитмәү сәбәпле, нәрсә эшләүләрен һәм моның өчен нинди җаваплылык көтүен аңламауларын әйтте. Әмма җинаять законнарын белмәү җаваплылыктан азат итми.

Аны  «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев