Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада ике ир, шакшы су чокырын чистартканда аңын җуеп, чак кына үлемнән калган

«Уртача авырлыктагы асфиксия» диагнозы куелган зыян күрүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда ике ир-ат, шакшы сулар чокырын чистартканда аңнарын югалтып, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Буа районы Мещеряково авылында ике ир-атның шакшы сулар чокырын чистарткан вакытта аңын югалтуы хакында хәбәр килгән.

1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урында ачыклаганча, чокырга иң элек бер кеше төшкән һәм шунда ук аңын югалткан. Аңа икенче ир-ат ярдәмгә ашыккан, әмма анысы да һуштан язган. Шул тирәдән узып барган өченче ир-ат аларның икесен дә өскә чыгарган. Коткаручылар һәм табибларны да ул чакырткан.

«Уртача авырлыктагы асфиксия» диагнозы куелган зыян күрүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев