Республикада илкүләм проект буенча ел азагына кадәр 34 ФАП төзеләчәк
Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча 2025 елда 19 муниципаль берәмлектә барлыгы 34 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң күбе – дүрт ФАП – Кукмара районында төзеләчәк. Алексеевск һәм Тукай районында – өчәр, Азнакай, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында – икешәр яңа ФАП ачылачак. Аксубай, Әлмәт, Балтач, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында – берешәр ФАП эшли башлаячак.
Шулай ук быел илкүләм проект буенча республиканың 31 муниципаль берәмлегендә 151 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла: 117 ФАПка, 20 үзәк район хастаханәсенә, 10 район сырхауханәсенә һәм 4 балалар сырхауханәсенә.
Мәгълүм булганча, «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән.
фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев