Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада илкүләм проект буенча транспорт агымын күзәтүче 500 детектор урнаштырылган

Интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) төбәкнең юл-транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү кысаларында 300 меңнән артык халык яши торган шәһәр агломерацияләрендә файдаланыла.

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертүгә 2024 елда 141 миллион сумнан артык акча тотылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

ИТС төбәкнең юл-транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү кысаларында 300 меңнән артык халык яши торган шәһәр агломерацияләрендә файдаланыла.

Шул уңайдан 19 светофор объектында юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә системасы көйләп куелган. 

Мәсәлән, 2020-2024 еллар чорында Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә Транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын үстерү максатында юлларда транспорт агымын мониторинглый торган 500 детектор монтажланган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияли торган 88 комплекс урнаштырылган. 

Шулай ук үткән дүрт елда 2 автомат үлчәү һәм габарит контроле пункты көйләнгән, 15 метеостанция җиһазландырылган, мәгълүматлары алмашына торган 15 табло куелган, адаптацияләнгән идарә өчен 99 светофор объекты модернизацияләнгән һәм 200 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

Әлеге комплекслы ярдәмче система шулай ук транспорт агымнары параметрын мониторинглау һәм фаразлауны, видеокүзәтүне үз эченә ала. Казанда 485 юл киселешендә светофорлар куелган, аларның 248е адаптацияләнгән режимда эшли, 333 күзәтү камерасы һәм 1139 транспорт детекторы көйләнгән. Система Казанның Юл хәрәкәте белән идарә итүнең бердәм адаптацияләнгән системасына тоташтырылган.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-transport-agymyn-kuzatuce-500-detektor-urnastyrylgan-5897340

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев