Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 874 мең кеше диспансеризация үткән

Диспансеризация инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртәрәк ачыклау максатын тота.

2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 874 мең кеше диспансеризация узган. Быелга план – 1,2 миллионнан артык кеше, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Диспансеризация инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртәрәк ачыклау максатын тота, чөнки инвалидлыкка һәм яшьли үлемгә китерүче төп сәбәпләр – шулар. Сәламәтлеккә куркыныч тудырган факторларны вакытында кисәтү мөһим.

Диспансеризация 18 яшьтән 39 яшькәчә затларга – 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьтән ел саен уздырыла. Моның өчен, һәркем үзенең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча беркетелгән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә ала.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, профилактик чаралар уздырганда республиканың ерак урнашкан районнарында «Мобиль сырхауханә» күчмә медицина комплекслары файдаланыла.

Быелның 15 октябренә мобиль сырхауханәләрдә 42 меңнән артык пациентны кабул иткәннәр һәм алардан 2 меңнән артык кеше госпитализациягә юнәлдерелгән.

Татарстанда диспансеризация турында тулырак www.диспансеризациярт.рф рәсми сайтыннан белергә мөмкин.

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев