Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән

    Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге дүртенче яртыда Югары Ослан районында булган.

    (Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    Агентлыкка билгеле булганча, бүген иртәнге дүртенче яртыда республиканың Югары Ослан районында – Казан – Ульяновск трассасында тагылмалы җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән.

    Шаһитлар әйтүенчә, «Шевроле Каптива» автомобиле аның йөртүчесе идарәсен югалту сәбәпле кюветка төшкән.

    Машинада өч кеше булган, аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.

    Авария шаһитлары фотосы 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: