Республикада томан һәм кырау төшәргә мөмкин
29 сентябрьдә иртән һәм төнлә һава температурасының -2 градуска кадәр төшүе ихтимал.
(Тәтеш, 28 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән һава температурасының -2 градуска төшүе ихтимал.
«Моннан тыш, бу вакытта урыны белән томан төшәргә мөмкин», — диделәр матбугат хезмәтендә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев