Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада томан һәм яңгыр көтелә

2 һәм 3 июньдә республикада +15...+21 градус җылы булырга мөмкин.

 

(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таңнары"). Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Аны ИА «Татар-информ» хәбәр итә.

2 һәм 3 июньдә Татарстанда бераз яңгыр явар дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +6...+13 градуска кадәр төшүе, көндез +15...+21 градус җылы булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, явым-төшем көтелми, ә көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус, көндез +20...+25 градус булачак.

5 июньдә яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, ә көндез +17...+22 градуска кадәр җылытыр дип фаразлана.

6 июньдә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус булачак, ә көндез – 15-20 градуска кадәр җылы, дип фаразлый синоптиклар

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/01-06-2020/tatarstanda-toman-m-ya-gyr-k-tel-5746961

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X