Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган

Кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә исән калган.

Аны «Татар-информ»га кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында «Мицубиси», «Фольксваген» һәм «КАМАЗ» зур йөк машинасы бәрелешкәнен республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авариядә Япония автомобилен йөртүче һәм аның 25 яшьлек хатыны зыян күргән. Шулай ук машинада автокреслода  яшь ярымлык сабый була. Бала дөрес итеп сайлап алынган җайланмада йөргәнгә күрә, бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.

«Балалар өчен җайланмалар юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр алу һәм үлем очраклары булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев