Республикага азык-төлек иминлеге өлкәсендә илкүләм проектына 4,1 млрд сум бүленә
Татарстан Республикасында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында ике федераль проект гамәлгә ашырыла: алар – «Агросәнәгать комплексында кадрлар» һәм «Бик мөһим фермент препаратлары, азык-төлек һәм азык өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү».
«Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты республиканың аграр сәнәгать комплексында кеше капиталын үстерүдә төп адым булып тора. Әлеге проектны 2025-2027 елларда финанслау күләме 3 миллиард 121 миллион сумны тәшкил итәчәк. Шунысын әйтергә кирәк: Татарстанда, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, 2025 елда бюджеттан аеруча зур күләмдә чаралар бүленгән – 635,6 миллион сум. Финанслауның гомуми күләме 804,5 миллион сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Яңа проектны гамәлгә ашыру кадрлар үстерүдә өзеклекләргә урын калдырмау, ягъни булачак кадрларны мәктәп эскәмиясеннән башлап, аграр сәнәгать комплексы предприятиеләренә эшкә урнашканчыга кадәр әзерләү максатын тота. Бу белем бирү учреждениеләре белән бизнесны берләштергән система формалашуга этәргеч бирәчәк.
фото: Татар-информ
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanga-azyk-tolek-iminlege-olkasenda-ilkulam-proekty-buenca-41-mlrd-sum-bulena-5902688
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев