Рәхим итегез!

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында татар ашлары көне узды.
Биредә иртәдән үк бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Укытучылар, аш пешерүчеләр, студентлар ашамлыклар әзерләү иҗаты белән шөгыльләнделәр. Әби-бабалары традицияләрен искә төшерделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар, күңел җылысын кушып камыр бастылар, токмач кистеләр, татлы эчемлекләр әзерләделәр.
Районда игълан ителгән милли ашлар конкурсына иҗади якын килгәннәр. Матур вакыйганы - туйны нигез итеп алганнар, димәк, өстәлне дә бәйрәмчә әзерләгәннәр. Кунаклар чакырганнар, кулинария рецептлары, әдәплелек турындагы әйтемнәр күргәзмәсе бизәгәннәр, самавыр да үз урынына горур гына менеп кунаклаган. Алып баручылар элекке заманнардан бүгенге көнгә кадәр булган туй мәҗлесе тантаналары турында сөйләделәр, ә милли костюмнар кигән студентлар күңелләргә үтеп керерлек җырлары белән кунакларның күңелләрен күрделәр. Һәм менә табын артындагыларны сыйлаулар башланды. Мул итеп көйләнгән туй өстәлендәге ризыклар чәкчәк, кош теле, гөбәдия, юка, казылык, тутырма, татлы эчемлекләр авыз суларын китерерлек. Бу ашамлыклар - кулинария осталары Диләрә Әхмәтова, Тәнзилә Фазлыева, Фәйрүзә Сабирҗанова, Рушания Хәмидуллина, Резидә Кәлимуллина, Гөлгенә Равиловаларның иҗат эше.
Конкурс комиссиясеннән тыш, аның составында райбашкарма комитеты, милли үзәкләр җитәкчеләре, район иҗтимагый һәм ветераннар советы вәкилләре бар иде, ашамлыкларны татып карарга район башлыгы Валерий Чершинцев һәм башка кунаклар да чакырылганнар.
Беренче карашка гади генә, әмма бик матур тәкъдим ителгән чара һәркемгә чын-чынлап шатлык китерде. Табынның бизәлеше ис китмәле, ашамлыклар, әйткәнемчә, ихластан һәм мул итеп әзерләнгән. Милли ашлар көне бәйрәм өстәле белән генә чикләнмәгән. Бу көнне бөтен техникум ашханәдә татар милли ризыклары белән тукланганнар.
Кунакларга килгәннәре өчен, шушы бай һәм тәмле милли ризыкларны әзерләүчеләргә рәхмәт әйтеп, техникум директоры Марат Фазлыев мондый чараларның барлык милләт кешеләрен берләштерүгә, уртак йортыбызда дуслык һәм тынычлыкны ныгытуга булышлык итүенә басым ясады. Районыбызда бара торган бөтен уңай үзгәрешләр сөендерә, алар да халыклар арасындагы элемтәне ныгыталар, традицияләрне танып-белүне киңәйтәләр.
Бу көнне татарларның өстәл артындагы тагын бер гадәтләрен - кунакларның тезләренә табын әйләнмәсе җәюне искә төшергәннәр. Ул әйтерсең лә җыелып утыручыларны бербөтен итеп, җыр кебек, бәйрәм ахырында аны бергәләшеп башкардылар, берләштерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 10:07Уңышка күп хезмәт салынган Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.2100
-
18 август 2022 - 06:50Буяганнар, чәчәкләр утыртканнар Тәтешкә 200 ел урамындагы 1нче йортның кечкенә генә ишегалдын үрнәк дип атарга мөмкин – әлеге йортта яшәүчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә биредә матурлык һәм тәртип хөкем сөрә.3700
-
17 август 2022 - 13:46Склад мөдире дә, агроном да Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.14000
-
17 август 2022 - 11:44Аның өчен ел әйләнәсе эш бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.14900
-
17 август 2022 - 10:15Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.12400
-
17 август 2022 - 08:08Комбайнчылар бүләкләр алдылар Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгылары район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.15300
-
17 август 2022 - 07:07Тәтешле ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп.16800
-
16 август 2022 - 13:27Урам бәйрәме бик күңелле узган “Авангард” газетасының 2000 елгы төпләмәсен караганда, 9 августта узган Советлар Союзы Герое Николай Петрович Иванов исемендәге массакүләм бәйрәм турындагы мәгълүматка игътибар иттем.19100
-
16 август 2022 - 12:51«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә.20801
-
16 август 2022 - 10:46Алабирде авылында кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме уза 2022 елның 7 июлендә Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган кече сержант Щетников Юрий Александрович.22400
-
16 август 2022 - 08:50Республикада бурсыкка ау сезоны ачыла Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.17500
-
15 август 2022 - 21:41Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз һәлак булган Кече сержант Щетников Юрий Александрович белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 16 августта, сәгать 9да Алабирде авылында Дан обелискы янында була.27000
-
15 август 2022 - 13:40Яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы (Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”).29200
-
2 август 2022 - 23:21Тәтеш. Һава десанты гаскәрләре көне.
-
18 август 2022 - 10:46"Авангард" редакциясе коллективы форпостчылар белән берлектә "Чиста яр" чарасы үткәрүләре турында игълан итәАкция 19 августында, җомга көнне, 14 сәгатьтә пристань янында планлаштыра.1300
-
21 июль 2022 - 13:39"Каенкай" балалар бакчасында җәйге чорда суда куркынычсызлык буенча чаралар үткәрелә Суда куркынычсыз тәртип-тормышның төп аспектларының берсе, аның белән педагоглар балаларын таныштырырга тиеш.77100
-
20 июль 2022 - 15:37Тәтеш муниципаль районына эш визиты белән Тимур СӨЛӘЙМАНОВ килде Тимур Җәүдәт улы яшьләр сәясәте учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты һәм "Чайка"балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.72500
-
22 июль 2022 - 05:27Баланы дару белән тәэмин итәргә тиешләр (Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).72100
-
5 август 2022 - 12:05Шәһәребез чиста булсын өчен Олена Мөхәммәтшина белән Марина Лизунова – үзенә бер төрле “күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре”: шәһәр урамнары аларның тырышып эшләве ярдәмендә чиста, ә паркта аллы-гөлле матур бакра чәчәкләре үсә.69500
-
28 июль 2022 - 12:02“Без һәрчак шулай бердәм” Түбән Тархан авылында мәчетне юып, аның тирә-ягын тәртипкә китергәннәр.66901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика