Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рима Сафиуллова: “Иң мөһиме – кешеләргә хөрмәт”

    "Р. Г. Сафиуллова" КФХ җирдә оста хуҗалык итә белү үрнәге булып тора.

    Биредә ихтыяҗ булган культура - шикәр чөгендере. Мәсәлән, быел чөгендер үстерүчеләр 500 гектардан 20200 тонна татлы тамыр җыеп алганнар. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 26,4әр центнер тәшкил иткән. Бу саннар артында - җирне яратучы авыл халкының киеренке хезмәте, аларның, әлбәттә, һөнәри осталыклары, җаваплылыклары һәм югары производство нәтиҗәләре белән кызыксынулары.
    Башчылылар терлекчелек тармагы алдынгылары. Узган ел йомгаклары буенча бер сыердан уртача савым 6550 килограмм булган. Быел да район хуҗалыкларының "сөтчелек" баскычында беренче урынны билиләр.
    Эшлекле, инициативалы КФХ җитәкчесе Рима Гомәр кызы белән сөйләшүе күңелле булды.
    "Иң мөһиме - кешеләрне, бухгалтер яки механизатормы, хөрмәт итәргә кирәк, - ди ул. - Хезмәт өчен тиешле шартлар тудыру белән беррәттән, эшчәннәрнең көнкүреш проблемаларын хәл итүдә дә булышу зарур, шул вакытта гына производствода тулы нәтиҗәлелеккә исәп тотарга мөмкин.
    Һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәннәре барыннан да бигрәк нәкъ менә шуның кадерен беләләр. Биредә, кадр­ларны аерым сайлап алу булмаса да, барсы да алдынгылар: бәя бер - уртак эшкә керткән өлешкә карап.
    Яхшыдан яхшыны эзләмиләр
    - Авыл халкының хезмәтен күрә һәм бәяли белергә кирәк, - дип саный Рима Гомәр кызы. - Хуҗалыгыбызның икътисади хәле туган көннәргә, юбилейларга, еллык йомгак ясаганда һәм календарьдагы башка бәйрәмнәрне билгеләп үткәндә, алны-ялны белми хезмәт ку­ючыларны халык алдында хөрмәтләгәндә лаеклы бүләкләрне бирерлек дәрәҗәдә.
    "Күпләрнең йортларындагы телевизорлары, кер юу машиналары аларның намуслы хезмәтләре өчен бирелгән призлар, - дип раслый башкаручы директор Әнсар Айзатуллов. - КФХ җитәкчелеге төрле хәлләрдә ярдәм күрсәтә: балаларын укытучы гаиләләргә, якыннарын җирләүчеләргә һәм башка очракларда".
    Һәм, әлбәттә, болар барсы да хезмәт кешесе, авыл хуҗалыгы предприятиесенең киләчәктә планлы үсеше мәнфәгатьләрендә эшләнә.
    Районның күп кенә аграрчылары өчен проблемалы булган терлекчелек тармагында алдынгылык­ны ничек кулда тотып була? Һәм, әйтергә кирәк, биредә дә кеше факторы төп роль уйный.
    "Терлекчелек бүлегенең тәҗрибәле начальнигы Рәшит Әбделханов үз эшен бик яхшы белә, - дип безне таныштыра Әнсар Мидхәт улы, - барлык мәсьәләләр буенча да белгеч. Терлекчеләрнең дус коллективының уртача яше 38. Фермада вакансияләр юк, чөнки хезмәт хакы югары - 27-35 мең сум. Хәтта механизаторлар да кышкы айларда фермага эшкә урнашырга тырышалар".
    Эшләренең уңышлы ба­руына карамастан, би­ре­дә коллективка яшь­ләрне җәлеп итәргә ты­рышалар.
    - Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, кайгыртучанлык, малларга хуҗаларча караш - менә бөтен сер шунда, - дип елмая Рәшит Әбделханов, - бездә һәр сыер савучы белгеч дип әйтерлек: фуражны яки пешерелгән арпаны кайсы сыерына күпме бирергә кирәклеген белә, чөнки һәркайсына, савымга карап, кукуруз, түп, патока өстәп, ашату рационы аерым. Ташлаткан сыерларга, шулай ук таналарга да аерым "өстәл" каралган.
    Һәрвакыт бер адым алга
    Быел җәй ферма территориясендә 4 төзелеш бри­­гадасы эшләгән. Өч­ абзарның түбәсен, электр җиһазларын яңар­т­­­­кан­нар, прожекторлар, плас­тик тәрәзәләр куйганнар. Берсенең идәнен, читлекләрен һәм су бе­лән тәэмин итү системасын алыштырганнар, яңа транспортер урнаш­тырганнар. Һәр сыер абзарына кадәр бетон плитәдән юл салганнар. Һәм моның белән генә туктап калмаячаклар.
    - Хезмәт шартларын ях­шыртуны дәвам итәчәкбез, - ди Рима Сафиуллова. - Фермаларның продуктлылыгын күтәрү өчен терлекләр санын арттырырга телибез. Безнең бурыч - елны һәр сыердан кимендә 6700 килограммлы күрсәткеч белән тәмамлау. Игенчелектә ел саен бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар сортларын яңартабыз, планлаштырылган уңышны алырлык күләмдә минераль ашламалар кертәбез, үсемлекләрне саклау чаралары комплексын вакытында үткәрәбез.
    Шикләнмим, биредә ферма эшчәннәре өчен душ кабиналары турындагы хыялларын да тормышка ашырырлар. КФХның административ бинасында эш шартлары шәһәр офисларындагыдан ким түгел. Хуҗалык эшчәннәре өчен ашханә ел әйләнәсе эшли. Башчылылар хәтта чит илне дә күргәннәр, юлламаны бүләк буларак алулары белән ихластан горурланалар. Шулай булмыйча, чөнки хуҗалык белән хатын-кыз җитәкчелек итә, биредә барсы да үз йортыңдагы кебек зәвык белән, уңайлыкларны күздә тотып эшләнә - шуңа да һәрвакыт яхшыга омтылырга, бер адым алда булырга кирәк, һәм башчылылар тормышларындагы бердәнбер уңайсызлыкны - район үзәгеннән иң еракта яшәүләрен нәкъ менә шуның белән тигезлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: