Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ришвәт бирмәкче булган

Тәтеш районында вазифаи зат­ка ришвәт бирергә омтылган 40 яшьлек ир-ат хөкем ителгән.

Тәтеш районы прокуратурасы ришвәт бирергә омтылган, ягъни вазифаи затка шәхсән ришвәт бирүгә турыдан-туры юнәлтелгән аңлы гамәлләр кылган 40 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуп­лаган, әгәр шул ук вакытта җинаять бу затка бәйле булмаган хәлләр аркасында ахырына кадәр җиткерелмәгән булса да.

– Судта хөкем ителүченең 2024 елның 26 октябрендә исерек килеш дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә административ хокук бозу турындагы эш буенча материалларны юк итсен өчен ришвәт бирергә омтылуы ачык­ланды, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды. Җиңеләйтү һәм кырысландыру шартларын исәпкә алып, суд ир-атка 350 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем ­карары законлы көченә кермәде.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев