Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркайсын бүләкләделәр

Тәтеш районында “Татарстан – Яңа гасыр” рес­пуб­лика иҗтимагый хәрәкәте территориаль бүлеге тарафыннан оештырылган бәйгегә йомгак ясадылар.

(Тәтеш, 30 октябрь, Тәтеш таңнары). “Минем  әбием – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйгегә 39 инша килде, шуларның 18е – финалда катнаша. “Тәтеш таңнары” сайтын күзәтеп баручылар жюри ролен башкардылар, нәкъ тә менә алар балаларның эшләрен бәяләделәр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Ралинә Мәүлиханова җиңүгә иреште, әлеге уку йортыннан Мария Большакова белән Далила Опалева икенче һәм өченче булды.

Бүләкләү тантанасында иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Люция Гобәева һәм яшьләр секторының Тәтеш бүлеге җитәкчесе Руслан Сәфәров катнашты. Чара кысаларында бәйгенең иң яшь катнашучысы Рада Кулагина һәм татар телендә инша җибәргән Бидәңге урта мәктәбе укучылары Айгөл Галиева, Диләрә Измайлова һәм Эльвина Измайлова билгеләп үтелделәр. Эш авторларының һәркайсы дипломнар, истәлекле һәм татлы бүләкләргә ия булды. Финалга чыгучыларның хезмәтләре гәҗит битләрендә бастырып барылачак.

Бүген без сезнең игътибарга Бидәңге мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Айгөл Галиеваның иншасын тәкъдим итәбез:

“Минем өчен иң кадерле кешеләрем – Әдилә һәм Рузинә әбиләрем, инде икесе дә бу якты дөньядан китте. Алар хакындагы матур хатирәләр күңелемнең түрендә саклана. Бәхеткә каршы, бүгенге көндә әбием дип эндәшергә карт әбием һәм дәү әнинең апасы бар. Мин аларны бертигез яратам. Безне сөенеп каршы алалар: тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар, изге теләк телиләр.

Сөендектә гомер кичерүче карт әбием Маҗиһан (аңа 88 яшь) безнең килүне зарыгып көтеп тора, күчтәнәчләребезгә ихластан шатлана. Олы яшьтә булса да, безгә җылы оекбашлар бәйли, телең йотарлык күмәчләр, юкалар пешерә. Авыл кешеләре дә хөрмәт итә әбиемне.

Ә апаем Рауза Бидәңгедә яши. Аңа 81 яшь. Көн саен аның хәлен белеп торабыз, йорт эшләрендә булышабыз. Ул тынгысыз, тыйнак кеше. Рауза апаем яшь чагыннан ук өздереп гармунда уйный. Шуңа да авылдагы концертлар беркайчан да аңардан башка узмаган. Әле хәзер дә, күңеле җилкенгәндә, кулына гармун алып, авыл көйләрен сыздыра. Ул оста итеп тегә дә. Кул эшләренә дә аңардан өйрәндем. Апаем теккән искиткеч күлмәкләрне киеп, “Йолдызлык” фестивальләрендә дә уңышлы чыгыш ясадым”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев