Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркем үзеннән өлеш кертә ала

Аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган, инвалид балалары булган гаиләләргә һәм башка гаиләләрдәге балаларга аерым социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән “Мәктәпкә җые­нырга ярдәм ит” республикакүләм хәйрия акциясе старт алды.

(Тәтеш, 23 июль, "Тәтеш таңнары"). Аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган, инвалид балалары булган гаиләләргә һәм башка гаиләләрдәге балаларга аерым социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән “Мәктәпкә җые­нырга ярдәм ит” республикакүләм хәйрия акциясе старт алды.

2019 елның 1нән 12 июненә кадәрге вакыт эчендә Татарстандагы 2000гә якын мәктәп укучысына матди ярдәм күрсәтелгән, алар арасында булачак беренче сыйныфлар кебек, шулай ук 2 – 11нче сыйныф укучылары да бар. Икенче этапка 2019 елның 1 августында старт бирелә.

Игелекле уртак эшкә теләге булган һәркем үзеннән өлеш кертә ала. 

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында “­Тәтеш таңнары” редакциясендә гәҗит хезмәткәре Гөлфинә ­Әмерхановага (рәсемдә) – беренче сыйныфка барачак Ильвинаның әнисенә – уку өчен кирәк-­яраклар җыелмасы белән портфель тапшырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев