Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркемгә дә ярату һәм игътибар кирәк

Бүген – Халыкара инвалидлар көне .

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Халыкара инвалидлар көне алдыннан без Тәтеш районындагы социаль яклау бүлегенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Фунтова белән әңгәмә кордык.

– Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле балалар – аерым бер төрдәге балалар, аларның үсеше дә, дөньяны кабул итүе дә, үз-үзләрен тотулары да үзенчәлекле. Районыбызда шундый ничә бала бар?
– Бүгенге көндә районда 79 гаиләдә балигълык яшенә җитмәгән  сәла­мәтлекләре буенча мөм­кинлекләре чикле 84 бала тәрбияләнә. Инвалид ба­лаларның мәгълүматлар банкы ел дәвамында даими рәвештә актуальләшә бара.

– Аларның әти-әниләре белән сез ничек үзара  яр­дәмләшеп эшлисез?

–  Пандемия вакытында читтән торып консультация бирүне оештыру һәм белгечләр, ата-аналарның тиз һәм бергәлектәге хез­мәттәшлеге, ­аралашу өчен шартлар тудыру, тәҗрибә, фикер алышу максатыннан, мессен­джер­ларның бер­сендә “Без бергә” дигән төркем оештырылды. Интерактив мәйдан­чыкларны куллану өстенлекләренә төрле документларны – аудио, видео, фотоларны күрсәтү, шулай ук тиз арада мәгълүматны ата-аналарга җиткерү һәм тиз арада алардан җавап алу мөмкинлеге бар.
Ел саен декабрь башында ата-аналарга бер платформа ярдәмендә социаль яклау мәсьәләләре буенча читтән торып консультация бирү оештырыла. Мондый аралашу төре ата-аналардан уңай җаваплар алу мөмкинлеген бирә, бигрәк тә коронавирус пандемиясе ­вакытында.

– Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле өлкәннәр белән сез үз эшчәнлегегездә нинди төр­дәге чаралар кулланасыз, шул хакта сөйләгезче.

– Сәламәтлегендә менталь тайпылышлары булган 18-40 яшьлек кешеләр өчен быел бездә көндезге җыелу төркеме оештырылуына тукталып үтәсем килә. Гаиләдә үскән һәм махсус коррек­ция мәктәпләрен тә­мам­лаган сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чик­ле балалар ата-аналары белән өйдә торалар, еш очракта эшкә урнаша алмыйлар, ә алга таба, бу никадәр мөмкин булганча, социаль мохиттә мөстәкыйль яши алмыйлар. Алар, ни­гездә, өйдә утыралар, чөн­ки аларның якыннары буйга җиткән сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле баланы кая урнаштырырга мөмкин икәнлеген һәм аның белән нәрсә эшләргә кирәклеген белмиләр. Һәр атна саен сишәмбе һәм җомга көннәрендә уза торган дәресләрне оештырганда, сәламәтлегендә менталь тайпылышлары булган кешеләр­нең үзенчәлекләре исәпкә алы­на – алар бик төрле һәм үзара ярдәмләшеп эшләүнең махсус ысулларына мохтаҗ. Ә әйлә­нә-тирәдәгеләргә шуны ис­кәртергә телим: без ба­ры­быз да төрле-төрле, әмма һәрберебезгә дә ярату, игътибар һәм кайгырту кирәк.
Без “Үз кулларың белән тылсым булдыру” проекты белән “Иҗтимагый инициатива-2021” респуб­лика социаль проектлар конкурсында катнаштык, ул иҗади сәләтне үстерү аркылы менталь тайпылышлы затларны яраклаштыру һәм социальләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Безнең һәм анда катнашучыларның бәхетенә, проект конкурста җиңүче дип танылды. Грант ярдәмендә бәйләү өчен төрле җепләр, ыргаклар һәм инәләр сатып алынды.

Пирография – ­агачка яндырып ясау техникасы – бик киң таралган сәнгать һө­нәр­ләре арасында катлаулы һәм мавыктыргыч шөгыль, гамәли бизәлеш сәнгатенең бик матур һәм борынгы төре. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә күңел юанычы өсти.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X