Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәмис Сафиуллов: "Сезне бөтен халык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм!"

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл эшчәннәренә, районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл эшчәннәренә, районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Сезне бөтен халык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм! Әлеге бәйрәм безнең һәркайсыбызга бик кадерле, ул батырлык символы булып тора.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Без, нәсел дәвамчыларыгыз, фашистларны җиңгән өчен сезгә баш иябез. Сезнең Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итүегез – ныклык һәм каһарманлыкның матур үрнәге.

Без сезгә һәрвакытта иксез-чиксез рәхмәтле, хөрмәтле ветераннарыбызга сәламәтлек, игътибар, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның кайгыртуын телим! Районыбызда яшәүче һәркемгә иминлек һәм җитешлек телим. Җиңү көне белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев