Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәмис Сафиулловны Тәтеш муниципаль районы башлыгы итеп яңадан сайлап куйдылар

Карарны IV чакырылыш Тәтеш муниципаль районы Советының чәршәмбе көнне булган беренче сессиясендә кабул иттеләр, ул “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район Советы депутатлары, райондагы оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәт ветераннары катнашында үтте.

(Тәтеш, 25 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы вазифасына Рәмис Сафиуллов кандидатурасын Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Әгъзам Гобәйдуллин депутатлар каравына кертте. “Рәмис Хатыйп улы районга 2014 елдан бирле уңышлы җитәкчелек итә. Әлеге вакыт эчендә район тормышындагы барлык өлкәләрдә күп эшләр башкарылды – бу икътисадны үстерү, кече һәм урта эшкуарлык өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, мәгариф системасы һәм медицина хезмәте күрсәтүне камилләштерү, юллар ясау, райондагы торак пунктларны төзекләндерү. Тулаем территориаль продукт үсеш ала, узган ел нәтиҗәләре буенча ул сезнең районда 6 миллиард сумга якын тәшкил итте. Авыл хуҗалыгында сез Татарстанның – алдынгылары,  соңгы 5 елдагы уңдырышлылык мәгълүматлары шул хакта сөйли, әйтергә кирәк, республикада Тәтешнең үзенең игенчелек культурасы барлыкка килде – бу мактауга лаек. Рәмис ­Хатыйп улының аерылып торган сыйфатлары бар – ул максатлар билгели һәм йөкләмәләр куя белә, аларны тормышка ашыруны тәэмин итү осталыгына ия. Рәмис Хатыйп улы район башлыгы булып эшләгән еллары вакытында үзен максатчан, нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте. Районда яшәүчеләр ярдәме белән ул алга таба да иң катлаулы мәсьәләләрне район хакына уңышлы башкарып чыга алуына, ышанам”, – диде Әгъзам Самат улы сессиядә ­чыгыш ­ясаганда.
Аннары яшерен тавыш бирү булды, анда район Советы депутатлары район башлыгы вазифасына Рәмис Сафиуллов кандидатурасы өчен бердәм рәвештә ­тавыш бирде.
Район башлыгы сайлап куелганнан соң ант кабул итте. “Тәтеш районы башлыгы вазифасына керешеп, миңа тәкъдим ителгән Тәтеш муниципаль районы Уставы тарафыннан үземнең вәкаләтләремне тормышка ашырган вакытта хә­зерге һәм киләчәк буыннар алдында безнең район өчен җаваплылыкны танып, Россия Федерациясе Конституциясен һәм федераль законнарны, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, район Уставын катгый үтәргә, районда яшәүчеләрне хөрмәтләргә, сак­ларга һәм хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен якларга, тарихи традицияләрне ихтирам итәргә, гражданлык бердәмлегенә омтылырга һәм районда икътисади потенциалны арттырырга, районның алгарышы һәм анда яшәүчеләрнең барысының да җитешлеге өчен үземнең вазифаны намус белән, тырышып башкарырга ант итәм”, – диде рус һәм татар телләрендә ант биргән вакытта Рәмис Хатыйп улы.  
Район Советы депутатлары ­Евгений Курковны Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп сайлады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев