Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Романслар авазы астында

“Ак таяк” айлыгы кысаларында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешма вәкилләре Тәтеш ягы тарихы белән якыннан таныштылар.

(Тәтеш, 19 ноябрь, Тәтеш таңнары, Юлия КАЛИНИНА). “Без җәннәт почмагы – Долгая Полянадагы Молоствовлар утарында булдык. Бер гасырлык чыр­шының биеклеге белән хозурландык, Елизавета чишмәсе янында булдык, кабатланмас романслар тыңладык”, – диде Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең  җирле оешма рәисе Нина Краюшкина.

Дворян утарыннан тыш, берләшмә вәкилләре Тәтеш ягы тарихы музеенда, ә Халыкара сукырлар көнендә, 13 ноябрьдә, Балыкчылык тарихы музеенда булдылар, алар анда балыкчылык һөнәре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. “Музей хезмәткәрләре безне үләннән ясалган хуш исле чәй һәм тәмле камыр ризыгы белән бушлай сыйладылар”, – дип уртаклаштылар алар.

Күзләре күрү буенча I һәм II төркем инвалидларга район җитәкчелеге ярдәмендә бүләк пакетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X