Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор идарәсе гепатитны кисәтү буенча «кайнар элемтә» ача

«Кайнар элемтә» телефоннарына (238-52-11, 238-96-84) эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 23-26 июль көннәрендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе 28 июльдә Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне кысаларында вируслы гепатитларны кисәтү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» ача. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Идарәнең белгеч-эпидемиологлары мөрәҗәгать иткән һәркемнең кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәк, вируслы гепатитларны кисәтү мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк, үзеңне һәм балаларыңны вируслы гепатитлардан ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләрен бирәчәк», - диелә хәбәрдә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен вируслы А гепатиты белән авыруның 1,4 миллионнан артык очрагы теркәлә, 325 миллионга якын кеше В яки С гепатиты вирусы китереп чыгарган хроник инфекция белән яши.

«Кайнар элемтә» телефоннарына (238-52-11, 238-96-84) эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190244/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X