Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын уздыру буенча киңәшләр бирде

    Чараларны тыю, төбәктәге санитар-эпидемиологик торышка карап, декабрь уртасында каралачак.

    (Тәтеш, 28 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Әлегә яңа ел корпоративларын уздыру тыелмады, бары тик аларны ничек уздыру буенча киңәшләр генә бар. Чараларны тыю ихтималы декабрь урталарында каралачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

    «Әлегә җитди тыюлар яки аларны бетерү турында әйтә алмыйбыз. Бу мәсьәләне декабрь урталарына хәл итәчәкбез», — диде спикер.

    Любовь Авдонина әйткәнчә, әгәр компанияләр корпоратив уздырырга тели икән, моны Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып эшләргә кирәк.

    фото: Татар-информ/Салават Камалетдинов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: