Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия армиясе иреклеләр белән тулылана

Татарстанда контракт буенча хезмәт итү өчен уңайлы шартлар булдырылган.

Бу хакта без Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин белән әңгәмә кордык. 

– Фәнис Әлфәтович, контракт буенча яңа гына хәрби хезмәткә алынган очракта нинди түләүләр ­каралган?

– Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 2 ­500 000 сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта Татарстан Респуб­ликасыннан – 2 100 000 сум, оборона министрлыгыннан – 400 000 сум һәм Тәтеш районыннан 150 000 сум өстәмә ярдәм чарасы күчерелә. 

– Махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хез­мәт­кәрләрнең акчалата тәэмин ителеше турында сөйләгезче.

– Бу берничә факторга, аерым алганда, хәрби исемгә, биләгән вазифага һәм бел­гечлеккә бәйле. Мисал өчен, взвод командиры урынбасары – отделение командиры – 242 000 ­сумнан алып; отделение командиры – 232 000 сумнан алып; штаб инструкторы – 226 000 сумнан алып; команда-штаб машинасы радиостанция­се начальнигы – 226 000 сумнан алып; өлкән сапер, өлкән машина йөртүче-электрик – 216 000 сумнан алып; өлкән телефончы – ­­219 000 сумнан алып; гранатометчы, машина йөртүче, повар, пулеметчы – 211 000 сумнан алып; атучы – 204 000 сумнан алып акча ­алачак.

– Өстәмә түләүләр ­бармы?

– Андыйлар бар. Актив һөҗүм хәрәкәтләренең һәрбер тәүлеге өчен сугышчыларга – 8 000 сум, штурм отрядлары составында хәрәкәт итүнең һәр километры өчен 50 000 сум түләү каралган. Leopard, Abrams, Challenger танк­ларын, HIMARS җибәрү җайланмасын кулга тө­шергән өчен бер миллион сум алырга була; Leopard, Abrams, Challenger танкларын юк иткән өчен – 500 000 сум; HIMARS җибәрү җайланмасын, “Точка-У”ны юк иткән өчен – 300 000 сум; вертолетны юк иткән өчен  200 000 сум түләү тиеш. Актив һөҗүм хәрәкәтләренең һәр тәүлеге өчен 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр түләнә. Яраланган очракта (контузия, җәрәхәтләр, имгәнүләр) бер тапкыр 3 000 000 сум түләү бирелергә тиеш. РФ Оборона министрлыгыннан гаилә әгъзаларына иминият түләве 13 598 907 сумны тәшкил итә.

– Тәкъдим ителгән мәгъ­лүмат өчен рәхмәт.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев