Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә 14 яшькә кадәр балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга мөмкиннәр

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец гаиләне, аталарны, аналарны һәм балаларны яклау буенча Дәүләт Думасы комитетына шундый мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

Ирина Волынец социаль челтәрләр белән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә бары тик әти-әниләре ризалыгы белән генә файдаланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итә.

«Россиядә ата-аналарның күпчелеге безнең идеяне хуплый. Аны закон дәрәҗәсендә генә кертәсе калды, минем хакта Дәүләт Думасының профильле комитетына тиешле хат юлланды», - диде Волынец «Изолента Live» эфирында.

Россия җәмәгать эшлеклесе, журналист, "Милли ата-аналар комитеты" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк советы рәисе Ирина Волынец фикеренчә, тыюны кертү сәбәпләре балаларны социаль челтәрләр ярдәмендә деструктив эшчәнлеккә җәлеп итү булып тора.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев