Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Россия авыл хуҗалыгы үзәге көзге культуралар чәчүлекләренең чүпләнүе һәм аларга каршы көрәш чаралары турында хәбәр итә

    Чүп үләннәр авыл хуҗалыгы культураларына тискәре тәэсир итә, аларның үсешен тоткарлый, уңдырышлылыгын киметә һәм продукциянең сыйфатын төшерә.

    (Тәтеш, 17 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  “Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан  Республикасы филиалының Үсемлекләрне яклау  бүлеге   көзге  культуралар чәчүлекләрендә чүп үләннәрнең күбәеп китүе   турында  хәбәр итә.     

    Чүп үләннәр авыл  хуҗалыгы  культураларына  тискәре  тәэсир итә, аларның  үсешен  тоткарлый, уңдырышлылыгын киметә һәм продукциянең сыйфатын төшерә.   

    Көзе  чорда  уҗым культураларында  төп  продуктив элементлар  барлыкка килгәнгә күрә аларны  гербицидлар  белән эшкәртү аеруча  мөһим:  
    •    Чүп үләннәрне бетерү үсемлекләргә туклыклы  матдәләрне, дымны күбрәк алырга, кояшны  һәм җылыны күбрәк тоярга мөмкинлек  бирә.   
    •    Тамыр  системасы һәм вегетатив масса үсеше яхшыра, шуның  нәтиҗәсендә үсемлекләрнең кышкы стрессларга  чыдамлыгы  арта.   
    •    Кырларның  фитосанитар  торышы  чистара, ә көзен гербицидлар белән эшкәртү булмаганда, көзге  чүп үләннәр орлык чыгарырга  өлгерәләр.    
        Хуҗалыклар  җитәкчеләренә һәм  агрономнарына көзге  культуралар чәчүлекләренең чүпләнү мониторингын  оештырырга  тәкъдим  итәбез.   
     

    Көзге культураларның бәбәкләнү фазасында кышлаучы чүп үләннәрне  бетерү өчен сентябрь һәм октябрь айларында һава температурасы +5ºтан  түбәнрәк булмаган көннәрдә  “РФ территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге”ннән түбәндәге гербицидлар белән эшкәртү уздырырга   кирәк.

    Эшкәртүләрне башкарганда куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасын катгый үтәү таләп  ителә.
     
     
     Пестицидлар куллануны   СанПиН 1.2.2584-10 п.2.19 гигиена таләпләре нигезендә башкарырга  кирәк.  
    Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: