Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Пенсия Фондына - 25

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия Пенсия Фондының Тәтеш районы идарәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын РПФ оешуның 25 еллыгы белән котлый.

Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе коллективы һәрвакыт югары һөнәри осталыклары, куелган бурычларны үтәүдә үҗәтлекләре, үзләренә карата таләпчәнлекләре, ә иң мөһиме - пенсия яшенә җиткән кешеләргә яхшы мөнәсәбәтләре белән аерылып торды.
Социаль тотрыклылык, ә ахыргы нәтиҗәдә - халыкның җитешлеге сезнең авыр, тырыш, зур сабырлык сорый торган хезмәтегезгә бәйле. Пенсионерларга, инвалидларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына хезмәт күрсәтеп, сез районның социаль, икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүгә дә сизелерлек өлеш кертәсез, диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы барсына да бәхет, сәламәтлек, җитешлек һәм уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев