Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә бәрхет сезоны башланган төбәкләр исемлеге билгеле

"Хәзер Владивостокта яки Приморьеның көньягында үзәк өлешендә бәрхет сезоны", - диде Юрий Варакин.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Приморьеның көньягында, Кырымда һәм Сочида бәрхет сезоны башланды. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең ситуацион үзәге башлыгы Юрий Варакин хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Хәзер Владивостокта яки Приморьеның көньягында үзәк өлешендә  бәрхет сезоны. Циклоннар китте, яхшы һава торышы хөкем сөрә. «Линг-Линг» циклоны китте һәм атна ахырына кадәр яхшы һава торышы булачак», - диде Юрий Варакин.

Волгоград, Әстерхан өлкәләрендә әле җәй хакимлек итә. Кырымда – бик яхшы һава торышы. Шулай ук Сочида да берникадәр салкынча һава булса да, әмма коры һәм кояшлы һава торышы. Калмыкиядә, Урал округы көньягында шулай ук җылы, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев