Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә җир законнарына үзгәрешләр кертелде

Үзгәрешләр 2018 елның 1 апреленнән һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россиядә җир законнарына үзгәрешләр кертелде. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре башлыгы Александр Дружин хәбәр итте.
"2017 елның 29 декабрендә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында" Федераль законның 1 һәм 14.1 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында 447-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. 1 маддәгә үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан, ә 14.1 статьяга 2018 елның 1 апреленнән үз көченә керә", - диде Дружин.
Төзәтмәләр өлешле милектә катнашучылар белән гомуми җыелышлар үткәрү, аларга хәбәр итү, җыелыш беркетмәләрен регламентлау өлешләренә һәм башкаларга кагыла.
Әйтик, өлешле милекчеләр гомуми җыелыш үткәрү турында хәбәрне хәзер муниципаль берәмлекләрнең сайтыннан да укып белә ала. Моңа кадәр әлеге белдерүләр район газетасында гына басыла иде.
Гомуми җыелышта бары тик көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча гына карарлар кабул ителә. Элек җыелышта барлык милекчеләрнең 20 проценты катнашса, ул тулы хокуклы узган санала иде. Хәзер исә мондый төр җыелышта пайчыларның 50 проценты катнашса гына, ул тулы хокуклы була.
Өлешчеләр катнашында узган гомуми җыелышларның беркетмәләре дә муниципаль берәмлек һәм җирле үзидарәләрнең сайтында бастырылырга тиеш.
"Татар-информ" Татарстанда пай җирләре өчен иң зур аренда түләве Кукмара районында, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев