Россиядә хастаханәләргә декабрьдә һәм гыйнварда шалтырату бушлай булачак
Акция ике ай — декабрь һәм гыйнвар айларында дәвам итәр дип көтелә.
(Тәтеш, 28 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Россия элемтә операторлары медицина оешмаларының номерларына шалтыратуны бушлай итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Акция ике ай — декабрь һәм гыйнвар айларында дәвам итәр дип көтелә.
«Медицина учреждениеләре номерларын гражданнар өчен бушлай итү турында элемтә операторлары белән килешенде. Моның өчен Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына рәхмәт», — дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Аны Татар-информ» хәбәр итә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев