Россиядә шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан
Декабрь уртасыннан шикәр бәясе төшкән, 24 февральдән 1 мартка кадәр бәяләр үзгәрмәгән, ә 2-9 мартта бәя 0,4 процентка күтәрелгән.
(Тәтеш, 17 март, «Тәтеш таңнары»). Россиядә шикәр комы, йомырка һәм бәрәңге бәясе арткан. Узган атнада бәрәңге 2,6 процентка кыйммәтләнгән. Россия буенча тавык йомыркасының бәясе уртача 0,9 процентка күтәрелгән.
Статистка ведомствосы мәгълүматлары буенча Россиянең 62 төбәгендә тавык йомыркасы 0,1-0,9 процентка, унысында 2-9,8 процентка арткан, дүрт төбәктә бәя үзгәрмәгән, 9 субъектта бәя 0,1-0,7 процентка төшкән. Россиядә йомырка бәясе сентябрь башыннан гыйнвар башына кадәр 17 атна дәвамында арткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/17-03-2021/rossiyad-shik-r-komy-yomyrka-m-b-r-ge-b-yase-artkan-5813433
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев