Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә яңа туган сабыйлар фотосессиясенә ГОСТ кертеләчәк

28 көннән дә зуррак булмаган нарасыйны аның әти-әнисе катнашында гына фотога төшерергә тиешләр.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 2020 елның гыйнварыннан Россиядә яңа туган сабыйларга фотосессия үткәрүне җайга сала торган ГОСТ барлыкка киләчәк. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Әлеге стандарт махсус студиядә, өйдә, паркларда һәм башка урыннарда сабыйларга үткәрелүче фотосессияләргә кагыла. Шулай ук искәртелгәнчә, ГОСТ бала туган вакытта уздырыла торган фотосессияне үз эченә алмый.

ГОСТ текстында әйтелгәнчә, 28 көннән артмаган сабыйларны яңа туган бала дип санарга мөмкин.

Мондый сабыйлар өчен фотосессиягә бары тик аларның әти-әниләре яки законлы вәкилләре генә заказ бирә ала. «Шул ук вакытта, алар баланы фотога төшерү һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язмача ризалык бирергә тиеш», - диелә хәбәрдә. 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189883/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев