Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә юл йөрү кагыйдәләрен даими бозучыларның бердәм базасын булдырачаклар

Электрон базага барлык кагыйдә бозучылар (россиялеләр дә, чит ил гражданнары да) турында мәгълүматлар кертү күздә тотыла.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). ЮХИДИ идарәсе бер ел эчендә дистәләгән штраф түләгән яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән юл йөрү кагыйдәләрен даими бозучыларның бердәм базасын булдырырга ниятли. Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы полиция полковнигы Роман Мишуров шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Электрон базага барлык кагыйдә бозучылар (россиялеләр дә, чит ил гражданнары да) турында мәгълүматлар кертү күздә тотыла. Аның ярдәмендә компанияләр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яки күпсанлы штрафлар алу очракларына кандидатларны тикшерү мөмкинлегенә ия булачак.
Андый кешеләрне пассажирлар йөртү өлкәсендә эшләтмәскә ниятлиләр. «Мондый гражданнар юл хәрәкәтендәге башка катнашучыларның иминлеге өчен җавап бирә алмый», - дип искәртте Роман Мишуров.

Моннан тыш, психоневрология яки наркология диспансерында исәптә торган кешеләрне машина йөртү таныклыгына ия булудан мәхрүм итү өчен, ЮХИДИ идарәсендә мәгълүматны турыдан-туры РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алуны тәэмин итәргә ниятлиләр, дип өстәде полиция полковнигы.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185438/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев