Россиягә хезмәт итәргә

Язгы чакырылыш көннәрендә безнең районнан җитмеш егет Ватанга хезмәт итәргә китәчәк.
Гадәттәгечә призывникларга бәйрәм ясау өчен, аларны район мәдәният йортына җыйдылар. Егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләргә дип район җитәкчеләре, ата-аналары, дуслары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан һәм Чечняның утлы юлларын үткән сугышчылар килгәннәр иде.
Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, булачак солдатларны сәламләп, якташларының бай традицияләрен арттыруларын һәм дәвам иттерүләрен теләде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. "Армиягә хезмәткә чакырылу - һәр яшь кеше өчен мөһим вакыйга, - диелә анда. - Дәүләт Кораллы Көчләрне ныгытуга, армиядә хезмәт итүнең әһәмиятен һәм абруен күтәрүгә, хәрби хезмәткәрләр өчен лаеклы шартлар тудыруга аерым игътибар бирә. Чынлыкта безнең күз алдыбызда яңа типтагы армия барлыкка килә. Аның никадәр көчле һәм сугышка сәләтле булуы сездән тора..."
Ватанның булачак сакчыларына юл теләкләре белдерүчеләр арасында Ульяннан 31нче гвардия аерым десант-штурм бригадасы командирының тәрбия эшләре буенча ярдәмчесе, подполковник Илүс Зайнагутдинов, ТР Хәрби комиссариатының Тәтеш бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин, район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев бар иде.
Барсының да фикерләре бер, Ватанны саклау - зур җаваплылык, ә армия - чын ирләр мәктәбе һәм аны, якташларың бүгенге сугышчылар белән горурланырлык итеп, намус белән үтәргә кирәк. Өстәвенә, ата-аналарны да онытмаска, аларны борчымас өчен ешрак язарга һәм шалтыратырга.
Светлана Карпова, призывниклар арасында аның да улы бар иде, егетләргә бурычларын намус белән үтәүләрен һәм туганнарын, якыннарын онытмауларын теләде. Ә Александр Карпов барлык чакырылучы егетләр исеменнән җавап сүзе белән чыкты, һәм сынатмабыз, диде.
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмчә кәеф тантанасы тудырдылар. Булачак солдатлар өчен кадетлар, Ульяннан "Сугышчан дуслык" төркеме җитәкчесе Владимир Кабанов, "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, "Забава", "Сәйлән" җыр ансамбльләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучы башкалар чыгыш ясадылар.
Чара һәлак булган якташларыбыз обелискына гирляндалар салу белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 10:06"Лидер мәктәбе: ата-аналар компас" республика семинары узды Мәгариф бүлеге хәбәр итә.1700
-
19 гыйнвар 2021 - 08:10«ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәргә ясатырга ярамаганлыгын әйттеләр Февраль аенда Россиядә коронавирустан дәвалау өчен күпләп препарат җитештерү башланачак.2500
-
19 гыйнвар 2021 - 07:16Тәтешле инглиз теле буенча олимпиадада призер булды 2021 елның 15-18 гыйнварында «Дуслык» республика олимпиада үзәге базасында Инглиз теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.2700
-
18 гыйнвар 2021 - 20:23Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны томан турында кисәтә 19 гыйнварда һава шартларының начарлануы көтелә.5400
-
18 гыйнвар 2021 - 18:26Республикада яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган Кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.5600
-
18 гыйнвар 2021 - 16:13«Форпост» активистлары социаль челтәрләрдә «Сәламәт буласың килсә, чыныгасың!» чаралар үткәрәләр МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә5300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.5400
-
18 гыйнвар 2021 - 11:55Химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучылары командасын тәкъдим итте7100
-
18 гыйнвар 2021 - 09:39Республикада коронавирустан тагын өч кеше вафат булган Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүчеләр саны 225гә җиткән.7300
-
18 гыйнвар 2021 - 08:02Мәктәп укучыларының әдәбият буенча республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау һәм региональ этаплары нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучыларны лаеклы тәкъдим итте.6400
-
18 гыйнвар 2021 - 06:33“Татар халкы фольклоры” исемле танып-белү программасы үткәрделәр Татар фольклоры - ул татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы жанрларның уникаль төрлелеге.6600
-
17 гыйнвар 2021 - 21:24Республикада -34 градуска кадәр суытачак Урыны белән бераз кар яварга һәм томан төшәргә мөмкин.8400
-
17 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән Алар белән бергә машина салонында бер яшьлек бала да булган, ул җәрәхәтләнмәгән.8400
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
19 гыйнвар 2021 - 03:34Суммасы-күбрәк, карары тизрәк: 2021 елда ана капиталы программасына нинди үзгәрешләр кертелде?Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде.4100
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08104300
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.58200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика