Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • РПФ: хәзергесе һәм киләчәге

    РПФның районыбыз Идарәсе хезмәткәрләре 8500 пенсионерга, 500дән артык шәхси эшкуарга һәм 340 эш бирүче-иминият взнослары түләүчеләргә хезмәт күрсәтә.

    Эш темп­ларының югары булуы, хезмәтне белеп оештыру безгә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Безнең Идарә, 2013 елның ярты еллык һәм 9 айлык йомгаклары уңаеннан беренчелекне алып, эшчәнлекнең күп кенә юнәлешләре буенча республикада алдынгы булды: барлык пенсия­ләр һәм башка социаль түләүләр сыйфатлы итеп һәм законда күрсәтелгән вакытта билгеләнде; ел дәвамында иминият взнослары буенча бурычларны киметүнең комплекслы чаралары уздырылды һәм бу РПФ бюджетына әҗәтләрне кыскартырга мөмкинлек бирде; пенсиягә китәчәк гражданнар белән алдан ук эшләү югары дәрәҗәдә оештырылды.

    2014 елда россиялеләрне нәрсә көтә? Планнар зур һәм реаль. Ана капиталы артачак һәм 429400 сум булачак.

    Хезмәт пенсияләре ике тапкырга күтәреләчәк: үсеш 8,1 процент тәшкил итәчәк. Социаль пенсия­ләр 17,6 процентка артачак.

    Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында халык өчен яңа хезмәтләр, шул исәптән РПФ документларының интерактив формалары барлыкка киләчәк. Халыкның үзмәшгульлеге буенча иминият взнослары күләме кимиячәк, иминиятләштерүчеләрнең пенсия фондына отчет формалары гадиләштереләчәк һәм акча күчерү дә бер түләү кәгазе буенча гына башкарылачак.

    Киләсе ел яңа пенсия формуласына күчүдә мөһим әзерлек этабы булачак. РПФ Идарәләре коллективы алдына куелган бурычларны төгәл үтәү халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә һәм РПФ бюджетына имин­ият взнослары керү йөкләмәсен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

    Теги: пенсии
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: