Рәсемдә – күңел хисе
Келәш балалары рәсем ясау осталыгын күрсәттеләр.
(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова сабыйлар өчен мавыктыргыч чара оештырган. Ул бер төркем балаларны җыеп асфальтка һәркемнең үзе теләгән рәсемне төшерүен үтенгән. Чарада катнашучыларның күпчелеге җәйге матурлыкны, елмаеп торган кояшны, күк йөзендәге зәңгәрсу төстәге сихри болытларны сурәтләгән.
“Балаларның барысы да сәләтле. Аларның дөньяны ничек күзаллавын менә шундый рәсемнәр аша күреп була. Тигез асфальт өслеген рәсемнәре белән бизәгән балалар үзләренең хезмәт җимешләрен күреп, тагын бер кат сөенделәр”, – диде Гөлчәчәк Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев