Өйләре янына килеп җиткәч, комлыктагы уенчык машиналарны күрдем, димәк, хуҗаларга күңелсезләнергә вакыт юк - яраткан оныклары кунакта, ә камыр ашлары исе минем шул уйларымны ныгытты гына.
Чынлап та, ир белән хатын, өч оныгы - Руслан, Азалия һәм кечкенә Данияр белән каршы алырга чыктылар. "Тормышыбызның мәгънәсе менә шуларда инде", - диде, эчке бер җылылык белән Рәсилә ханым. Икесе дә ишле гаиләдә үскән, үзләре дә өч кыз тәрбияләгәннәр, шуңа да өйдәге чыр-чу гадәти хәл.
Уку елларын искә төшергәндә, алар язмышның урман техникумында очраштыруына сөенәләр. "Тыйнак авыл кызы үзенең оялчанлыгы һәм саф күңеле белән җәлеп итте, шул ук вакытта ул бер дигән спортчы иде, һәрвакыт җиңүгә омтылды, аның шул сыйфатлары кызыбыз Ландышка да күчкән", - дип фикерләре белән уртаклашты Низаметдин абый. "Ә ул тартмавы, эчмәве, үзен лаеклы тота белүе белән хөрмәт уятты", - диде хатыны.
Бәхеткә каршы, вакытлар узса да, алар яшьлек принципларын үзгәртмәгәннәр, нинди генә хәлләрдә дә тыныч, уртак фикергә килергә мөмкин булуына ышанганнар.
Гәрәевлар гомерләре буе сайлаган һөнәрләренә тугры калганнар: икесе дә лаеклы ялга Тәтеш урманчылыгыннан киткәннәр. Республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләре дә бар. Алар озак еллар кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләрен олы хөрмәт белән искә алалар, мөһим чараларга чакырганнары өчен коллективка рәхмәтләрен белдерәләр.
Әти-әниләреннән мирас булып калган ару-талу белми хезмәт итү кебек сыйфатлар хуҗаларга әле бүген дә кул кушырып утырырга ирек бирми: аранда бозау мөгрәгәне ишетелә, кетәклектә тавыклар кытаклыйлар, чәчәктән-чәчәккә кунып умарта кортлары бал җыялар.
Авыл халкы өчен кызу эш өсте, безнең геройларыбызның да шундый мәшәкатьле вакыты. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы кайгыртучанлык таләп итә, өйалдындагы төрле төстәге чәчәкләр күзләрне сөендерә, болыннарда җиләкләр өлгергән, шулардан хуҗабикә хуш исле кайнатмалар әзерли. "Әбекәйнең коймаклары бик тәмле, без аны бал, кайнатма һәм куертылган сөт белән ашыйбыз", - дип сүзгә кушылдылар оныклары Руслан белән Азалия. Русланның бабасы белән өй алдына әбиләренең яраткан агачын - өч миләш утыртуы, бөтен гаиләләре белән урманга, Иделгә йөрүләре, үсемлекләрне һәм бөҗәкләрне кызыксынып күзәтүләре турында да сөйләделәр.
Якыннарың, туганнарың мисалында патриотик һәм экологик тәрбия шундый була, моңардан да гадирәк һәм мөһимрәк нәрсә бар, дип уйлап куйдым мин.
Гәрәевлар кызлары белән хаклы горурланалар, өчесенә дә югары белем биргәннәр, лаеклы кешеләр итеп үстергәннәр. Алар да әти-әниләрен онытмыйлар, булышып торалар. "Ата-бабаларыбыз үрнәгендә эш сөючән, өлкәннәрне хөрмәт итүчән, үз максатларына омтылучан итеп тәрбияләргә тырыштык", - ди гаилә башлыгы.
Кызлары Энҗе белән Ландышның да сүзләре күңелгә сары май булып ятты: "Безнең әти-әниебез дөньяда иң яхшысы, безгә аларның киңәшләре кирәк. Чиксез мәхәббәтләре тормышыбызда маяк, безнең өчен һәрвакыт үрнәк". Әңгәмә барышында Рәсилә ханым болай диде: "Балаларның бар да әйбәт булса - безгә дә сөенеч". Менә шундый кан кардәшлеге һәм рухи туганлык Гәрәевларның зур гаиләсенең ныклы нигезе булып тора.
Нет комментариев