Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: “Бөтен вәгъдәләр дә үтәләчәк”

Районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар оешкан төстә, сайлаучыларның күпләп катнашулары нәтиҗәсендә узды.

14 сентябрьдә сайлау учас­токларына 17708 сайлаучы килде, бу - 94,63 процент. Тәтешлеләр мо­ны аңлы рәвештә эш­ләделәр. "Бердәм Рос­с­ия" партиясенә (тавышларның 91,69 проценты һәм шул партиядән кандидат Илшат Гафуровка (81,51 процент) өстенлек бирелде. Сайлауларга килүчеләрнең кәефләре тавыш бирү барышында турыдан-туры чагылыш тапты. Сайлау нәтиҗәләре буенча 34 участокта килүчеләр 90 проценттан артык тәшкил итте, ә өч участокта - 95 проценттан күбрәк.

Күптәнге традиция буенча тавыш бирергә, бәйрәмгә барган кебек, беренчеләрдән булып өлкән яшьтәгеләр килделәр.

"Хакимиятне сайларга, - диделәр алар газетабыз хәбәрчеләре белән сөйләшкәндә, - юллар, яшьләр өчен йортлар төзелсен, безгә вакытында пенсияләр китереп торсыннар, тынычлык булсын, балаларыбыз сугышның нәрсә икәнен белмәсеннәр өчен киләбез. Украинадагы хәзерге хәлләрне беркайчан да күрмәсәк иде, Ходай барыбызга да сәламәтлек бирсен".

Монастырский сайлау учас­тогында, мәсәлән, Та­тарстан парламенты өчен беренче булып 81 яшьлек Роза Лузгова тавыш бирде. Килдеш авылы өлкәннәре дә сайлау кампаниясеннән читтә калмадылар. Варвара Курносова һәм Таисия Лаврентьева, икесе дә 85 яшьтән узган, өйдә сайлаганнар, ә менә 85 яшьлек Николай Лабазов сайлау участогына үзе килгән. Бессоново сайлау участогында Валентина һәм Валерий Маловларның бөтен туганнары - барлыгы 20гә якын кеше - берь­юлы тавыш биргәннәр. Алдагы көнне алар йортында шатлыклы вакыйга - кызлары Клавдиянең туе булган. Валентина Татарстан халыкларының тыныч һәм тату яшәүләре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм район авылларының киләчәктә дә үсеш алуын теләп, тартмага сайлау бюллетенен төшерде. Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Владивостокта һәм Чукотка Автономия округында яшәп, кече ватаннарына кунакка кайтучылар да уңай үзгәрешләрне күргәннәр. Районда ФАПлар төзелә, мәктәпләр, күп фатирлы йортлар капиталь ремонтлана. Яңа төзелешләр исемлегендә - юллар, спорт мәйданчык­лары, кибетләр. Сугыш ветераннары, ятимнәр яңа фатирлы булдылар. Аграр комплекс киң колач ала, районга төзергә, бар итәргә дип килгән инвесторлар эшенең дә нәтиҗәсе күренә.

Сайлауларда бердәм­россиялеләрнең җиңүе - тәтешлеләрнең сайлауда партия исемлеген җитәкләүче республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, аның бердәм, профессиональ командасына югары ышанычы һәм хөрмәте нәтиҗәсе. Республикабыз җитәкчесенең сүзе беркайчан да эштән аерылмавына районыбыз халкы күп тапкырлар инанды. Республиканың барлык социаль программалары, ә районда 26 программа гамәлдә, үз адресатларын таба. Бердәмроссиялеләр ха­лык һәм үз оппонентлары күзенә карарга курыкмыйлар. Җентекләп уйланган һәм нәтиҗәле сайлау кампанияләре ба­рышында халык җыеннары уздыру, күп санлы очрашулар шуны раслый.

"Без үзебезнең бөтен вәгъдәләребезне тулысынча үтәргә тиеш һәм үтәячәкбез дип, ышандыра алам, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Президент, сайланган парламент, рес­публика Хөкүмәте, безнең муниципалитетлар һәм, әлбәттә, республикабызның, димәк, иксез-чиксез илебезнең үсешен һәм чәчәк атуын күздә тоткан бизнес - без барыбыз да Татарстаныбызның үсеше өчен актив хезмәт итәчәкбез. Хакимиятнең төп бурычы - гражданнарыбыз­ның тормыш сыйфатын яхшырту, республикабызда татулык һәм тотрык­лылыкны тәэмин итү. Бу мәсьәләләр безнең эшебездә беренче урында торачак".

Районда сайлауларга йомгак ясап, район баш­лыгы Валерий Чершинцев сайлау кампаниясен әйбәт итеп оештырганнары өчен барсына да рәхмәт белдереп, территориаль сайлау комиссиясенә бер генә шикаять тә кермәвен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев