Рөстәм Миңнеханов: “Сезгә уңышлар һәм аяз көннәр”
484
0
0

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш визиты белән Тәтеш районында булды.
Рөстәм Нургалиевич "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ кырларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, район службалары җитәкчеләре белән аралашты. Аграрчылар биредә үк үстерелгән продукция үрнәкләрен - бөртек һәм яшелчә культураларын, шикәр чөгендерен күрсәттеләр. Мәгълүматлар стендында районның икътисадый күрсәткечләре белән танышырга мөмкин иде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР Премьер-минстры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында Рөстәм Миңнеханов "Нур", "Яңа юл", "Маяк", "Содружество", "Колос" кырлары өстеннән очып әйләнде.
.jpg)
Президентның елмаюлы йөзеннән аның Тәтеш аграрчылары эшеннән канәгать булуы сизелде. Беренче нәүбәттә ул "Эшләр барамы?", "Хәлләр ничек?" дигән сораулар белән "Колос" комбайнчылары янына килеп, һәркемнең кулын кысты. "Бездән дә ниндидер ярдәм бар икән, сезгә әнә нинди матур форма биргәннәр", - дип шаяртты Рөстәм Нургалиевич. "Клаас-Тукано" комбайнчылары Валерий Матвеев һәм Альбер Шәйдуллин, район ярышы шартлары нигезендә, 2000 тонна бөртек суктырган өчен Президент кулыннан премия алдылар. Юбилее уңаеннан бүләк алган Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов та аерым игътибарга лаек булды.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә мәйданнарның 45 проценты җыелган, гектардан 45 центнер уңыш белән, 87300 тонна бөртек суктырылган. "Без 100 мең тонна суктыруны максат итеп куйдык, - диде Рәмис Хатыйп улы. - көзге культураларны 18-20 мең гектарда чәчәргә планлаштырдык. Туңга сөрәбез. Тәүлек әйләнәсе эшлибез, кәефләр күтәренке".
"Район бердәм, - дип өстәде Марат Әхмәтов, район өчен яңа рекордка ирешү, 100 мең тонна икмәк җыеп алу, мөмкинлеге бар, - дип ачыклык кертте ул. - Бу төбәктә ул алдынгылардан санала. Соңгы ике елда игенчелек культурасы үсте һәм уңай үзгәрешләр күзәтелә. Район матди базасын да җитди рәвештә ныгыта. Уңышлар һәм аяз көннәр генә телисе кала".
"Мондый уңыш белән республика премиясе өчен дә көрәшергә була, - диде Рөстәм Нургалиевич. Халыкка да булышабыз, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен 360 миллион сум бүлеп бирдек".
Республика башлыгының районга һәр визиты - аның проблемаларын хәл итүдә булыша. Бу юлы район башлыгы 1нче урта мәктәпне ремонтлауга һәм спорт мәйданчыгы төзелешенә өстәмә средстволар кирәклеген әйтте. Биредә үк Рөстәм Нургалиевич үтенечне канәгатьләндерергә йөкләде. Хәзерге вакытта районда капитал салу күләме 270 миллион сум тәшкил иткән 67 объектта төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
6 март 2021 - 10:08Тәтеш студентлар «Вакыт безне сайлады» яшьләр форумда катнаштылар Форумда Татарстан Республикасынан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Казахстаннан һәм Молдовадан барлыгы 29 һөнәри белем бирү учреждениесеннән 136 студент катнашты.1300
-
6 март 2021 - 06:01Тәтешле ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп2700
-
5 март 2021 - 14:10“Вокал-соло” янә иң танылган номинация булды Район мәдәният йортында “Йолдызлык-2021” XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район этабы финалы булды.5600
-
5 март 2021 - 13:18При поддержке АО «Транснефть – Прикамье» в селе Шаркан Удмуртской Республики открылся культурно-досуговый центр Центр, построенный в рамках государственной программы «Комплексное развитие сельских территорий», рассчитан более чем на 500 посетителей единовременно и оснащен новейшим техническим оборудованием.6000
-
5 март 2021 - 12:07Үз карамагындагылар якын кешеләргә әйләнгән ТРның социаль яклау отличнигы Сания Сәмерханова үз хезмәтен күңел кушуы буенча башкарам, дип саный.6800
-
5 март 2021 - 10:12Тәтештә, 6 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәсе була Ярминкә сәгать 7дә башлана.6500
-
5 март 2021 - 08:05«Хатын-кыз, сине гүзәлрәк юк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды Очрашу барышында чарада катнашучылар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр, ашамлык рецептларын чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар.6400
-
5 март 2021 - 06:21Тәтеш татар урта мәктәбендә “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән викторина үзды Педагог-оештыручы укучылар белән бергә сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше темасын актуальләштерделәр, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.6500
-
4 март 2021 - 14:16Кунаклар “5”ле билгесе куйдылар Тәтештә 1нче урта мәктәп базасында “Белем бирү оешмасында укучыларның милли-мәдәни кыйммәтләрен үстерүдә укытучының роле” дип исемләнгән семинар булды.9300
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11000
-
4 март 2021 - 10:14Республикада яшәүчеләргә буранда иминлек чараларын искә төшерделәр Машина йөртүчеләргә ерак юлларга һәм торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәләр.11000
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
6 март 2021 - 05:14«Без бердәм гаилә булып яшибез!» дип исемләнгән милли мәдәниятләрнең район фестивале4 март көнне Бессоново мәдәният йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Без бердәм гаилә булып яшибез!» дип исемләнгән милли мәдәниятләрнең район фестивале кысаларында иҗади программасы булып узды.2600
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп44000
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.43900
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.43200
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.41700
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.40300
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+