Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром-2022» күргәзмәсендә катнаша
Төп темасы «Сәнәгать күчеше: заман куйган таләпләрдән яңа мөмкинлекләргә» дип атала.
(Тәтеш, 4 июль, “Тәтеш таңнары”). Бүген, 4 июльдә, Екатеринбургта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Быел аның төп темасы «Сәнәгать күчеше: заман куйган таләпләрдән яңа мөмкинлекләргә» дип атала.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Татарстан күргәзмәдә үз стендын оештырды. Анда республиканың КАМАЗ, «Татэнерго» һәм башка зур предприятиеләрнең сәнәгать потенциалы күрсәтелгән.
Анда 350 дән артык кеше 50 илдән катнашалар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-innoprom-2022-kurgazmasenda-katnasa-5856869
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев